11 февральдә “Ата-ана комитетларының тәрбия функциясе” темасына Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге каршындагы Ата-аналар советы утырышы узды.
Утырышта Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Петухова Фәния Фәрит кызы, «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге» МКУ начальнигы Хәмидуллин Илмас Илдар улы, Кайбыч муниципаль районы мәгариф бүлеге каршындагы район ата-аналар Советы Рәисе Шярбятова Олеся Николаевна, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар советы әгъзасы, «Юнармия» җирле штабы начальнигы Хөснетдинов Илһам Вилдан улы, мәктәпләрнең ата-аналар комитеты рәисләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.
Район ата-аналар советының яңартылган составына балалар һәм ата-аналар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итүче хокукый киңлекне Формалаштыру һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча уңышлы эш алып баруларын телибез!