2021 елның 7-9 февралендә рус телендә белем бирүче татар мәктәпләре укучылары өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының төбәк этабы узды. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары Хәйруллина Илзирә (җитәкчесе Булатова Гөлия Алкин кызы) һәм Садыйкова Аделия (җитәкчесе Хәмидуллина Алсу Фәрит кызы), шулай ук Федоровск урта мәктәбе укучысы Абдрахманова Айзилә (җитәкчесе Камалиева Гөлия Вазыйгулла кызы) призерлар булдылар. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!