Бүген тугызынчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узды.
Рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе, төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шарты буларак, белем бирү оешмаларының IX сыйныф укучылары өчен үткәрелә.
ДЙА-9га рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе өчен «зачет» алган тугызынчы сыйныф укучылары кертеләчәк.
2021 елда йомгаклау әңгәмәсе 10 февральдә районның 16 урта һәм төп мәктәбе базасында үткәрелә.