Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбыч мәктәбендә булды

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

9 февраль, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән берлектә Олы Кайбыч мәктәбендә булды. Ул анда балаларны ашатуның сыйфаты белән дә танышты. Авыл җирлекләрендә узган халык җыеннарында да ул ата-аналардан балаларын мәктәптә ничек ашатулары белән кызыксынды. Көненең күп өлешен мәктәптә уздыручы балаларның сәламәтлеге ашханәдә ничек туклануына да нык бәйле. Олы Кайбыч мәктәбендә үзе дә укучылар өчен пешерелгән азыкны татып карады. Ул шулай ук мәктәптә аерым классларда булып, аларның торышын карады, укытучылардан проблемаларын сорашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International