Быелдан күчемсез милек объектларына элегрәк барлыкка килгән хокукларны теркәгәндә дәүләт пошлинасын түләргә кирәкми. Сүз 31.01.1998 елга кадәр, ягъни «күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу турында»1997 елның 21 июлендәге 122-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә кергәнче барлыкка килгән хокуклар турында бара.
Татарстан Росреестрында һәм Кадастр палатасында аңлатуларынча, мондый хокуклар турындагы мәгълүматлар элегрәк исәпкә алынган иде: БТИ-капиталь төзелеш объектларына, җир ресурслары һәм җир төзелеше буенча комитетлар - җир кишәрлекләренә. Әлеге хокуклар, ЕГРНда теркәлүенә карамастан, дәүләт тарафыннан таныла һәм гамәлдә булып санала.
Элегрәк барлыкка килгән хокукны дәүләт теркәвенә алу Хокук иясенең теләге буенча үткәрелә. Әмма ул милекне читләштерү, шулай ук мөлкәтне арендага алу, залогка тапшыру буенча башка алыш-бирешләрдә мәҗбүри. Шулай ук шунысын да истә тотарга кирәк, ЕГРНда элек барлыкка килгән хокуклар турында мәгълүматлар булмаганда, күчемсез милеккә милек хокукы булуын раслаучы өземтә алу мөмкин түгел. Моннан тыш, ЕГРН