Мәлки авыл кулланучылар җәмгыятендә йомгак ясалды. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, Мәлки авыл җирлеге идарәсе рәисе Салават Халиков, сельпо хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, пайчылар катнашты.
Салават Халиков җәмгыятьнең 2020 елдагы эшчәнлеге турында хисап тотты, ә Кайбыч икмәк комбинаты эшчәнлеге нәтиҗәләре белән аның директоры Илшат Гатиятуллин таныштырды.
Чара ахырында Мәлки авыл җирлеге кулланучылар җәмгыяте, Кайбыч икмәк комбинаты хезмәткәрләренә район башлыгының, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, "Татпотребсоюз"ның Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.