Районда блокададагы Ленинградта яшәүче бердәнбер ветеран-Латипова Тәскирә Фәттаховна яши.
Ветеран якыннарының мәхәббәтен һәм игътибарын тоеп яши. Тәскирә Фәттаховна белән бүген видеоэлемтә аша аралаштык. Олы яшьтә булуына карамастан (1 мартта 87 яшь тула), ул аңлы һәм бик яхшы хәтергә ия. Ветеран балачагы турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Җирдә тынычлык, аяз күк йөзе, кайгыртучанлык һәм игътибар өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.