Бүген мәгариф оешмаларына туклануны оештыруны өйрәнү максатыннан, эшлекле визит белән Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуровның вәкиле КФУ проректоры Рияз Минзарипов килде

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген мәгариф оешмаларына туклануны оештыруны өйрәнү максатыннан, эшлекле визит белән Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуровның вәкиле КФУ проректоры Рияз Минзарипов килде. Ул Колаңгы төп һәм Федоровск урта мәктәбендә булды, анда ул ашамлыклар рационы, туклану шартлары һәм азык-төлек блогларының җиһазланышы белән танышты. Рияз Гатаулла улы мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин һәм мәктәп җитәкчеләре белән уңай моментлар һәм проблемалар турында фикер алышты. Педагоглар, укучылар һәм ашханә хезмәткәрләре белән аралашты. Булган шартларда туклануны оештыруны уңай бәяләде. Мәгариф оешмасы тарафыннан укучыларның туклануын оештыру буенча тәкъдимнәр республика дәрәҗәсендә каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International