Кичә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы һәм Федоровски авыл җирлекләрендә гражданнар җыены булды

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Колаңгы һәм Федоровски авыл җирлекләрендә гражданнар җыены булды.
Үз җирлекләре территориясендә 2020 елда башкарылган эшләр һәм 2021 елга үзара салым акчаларын исәпкә алып, бурычлар турындагы нотык белән авыл җирлекләре башлыклары чыгыш ясады.
Җыелышларның нәтиҗәсе буларак, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Район башлыгы муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2020 елда башкарылган эшләр, 2021 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International