Мәлки һәм Чүти авыл җирлекләрендә халык җыены узды

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Мәлки Чүти авыл җирлекләрендә гражданнар җыены булды.

Җыелышны авыл җирлекләре башлыклары Федор Поляков һәм Петр Тараканов ачты. Алар җирлек территориясендә 2020 елда башкарылган эшләр һәм үзара салым акчасын исәпкә алып, 2021 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады.

Җыелышларның нәтиҗәсе буларак, муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Район башлыгы муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2020 елда башкарылган эшләр, 2021 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International