Надеждино авылында халык җыены узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.Җыелучылар алдында Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева башкарылган эшләр турында хисап тотты.