Полина Григорьева ярышларда берьюлы өч медаль яулады

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

23-24 гыйнварда Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогына зона турнирларында җиңүчеләр – иң көчле бадминтончылар катнашында беренче турның финал этабы узды. 2002-2006 елларда туган спортчылар арасында Федоровка урта мәктәбе укучысы РФ спорт мастерлыгына кандидат - Полина Григорьева бу ярышларда берьюлы өч медаль яулады: ялгыз разрядта - бронза, катнаш парлы разрядта – көмеш һәм, ниһаять, хатын – кызлар арасында парлы разрядта-алтын. Спортчы һәм аның тренеры Юрий Григорьевны бу уңышы белән котлыйбыз һәм яңа елда яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International