22 гыйнварда М-12 түләүле тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше буенча киңәшмә узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Автодор» ДК Казан филиалы директоры Руслан Мусин, дирекция җитәкчесе урынбасары, төзелеш һәм җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча идарә башлыгы Рөстәм Гобәйдуллин һәм Виктор Шинкарев, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча белгечләр Лилия Шириазданова һәм Алмаз Җәләлетдинов, "ярдәм" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Рөстәм Шәрәфиев, авыл җирлекләре башлыклары, агрофирма директорлары, КФХ башлыклары катнашты. Киңәшмәдә катнашучылар җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә кую, шулай ук республика юлларын ремонтлау һәм торгызу турында фикер алыштылар.