Бүген Олы Кайбыч урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы -2021 "Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча "Педагогик дебют" номинациясендә беренче урынны Олы Кайбыч урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Әбүбәкерова Л. Р., икенче урынны Федоровское урта мәктәбенең тарих укытучысы Гущин К. А. яулады. "Ел укытучысы" номинациясендә беренче урынны Кошман мәктәбенең физкультура укытучысы Гатауллин Д.р. алды, икенче урында Колаңгы мәктәбенең математика укытучысы Закирова Г. в., өченче урында Федоровское мәктәбенең Инглиз теле укытучысы Бутрова О. А. яулады. Конкурста җиңүчеләрне котлыйбыз!!!