Кичә Буа шәһәрендә 2010-2011 елларда туган балалар арасында "Алтын алка" призына хоккей буенча ярыш узды. Анда Апас, Буа, Яшел Үзән, Тәтеш, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан 6 команда катнашты. Ачык хоккей тартмалары арасында безнең команда тренер Вәлиуллин И.Г. җитәкчелегендә Кайбыч уенчылары 1 урынны яулады. Аларны чын күңелдән котлыйбыз. Афәрин!!!