Кичә районның Мөрәле һәм Ябалак авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды. Очрашуда елга йомгак ясалды, җирлекнең социаль-икътисади үсеше, санитар торышы һәм башка күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алыштык. Докладлар белән җирле оешмалар җитәкчеләре, эчке эшләр Министрлыгы, фельдшерлар һәм мәктәп директорлары чыгыш ясады.