15 гыйнвар көнне Кайбыч җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Рушания Лотфуллина, Кече Мәми авыл җирлеге башлыгы, партиянең Кече Мәме беренчел бүлекчәсе секретаре Елена Алексеева Кече Мәми авылыннан Айтуганов Булат янында булдылар. Аның турында без аның «Кайбыч таңнары» район газетасына язган хатыннан белдек. Булатның әнисе Казанда шәфкать туташы булып эшли. Төнге сменада да, кайчагында тәүлек буе эшли. Бала укытуда калышмасын өчен Булатны авылга кайтарганнар. Ул әби һәм бабай белән яши. Ул мәктәпкә килгәч, яшьтәшләре, укытучылары белән дуслашты. Бик яхшы укый. Тик кинәт Булат авырып китте һәм бүген өйдә белем ала. Партиянең Кайбыч җирле бүлекчәсе секретаре Альберт Рәхмәтуллин исеменнән баланы Яңа ел белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар һәм нык сәламәтлек теләделәр.