15-17 гыйнварда Киров шәһәрендә тимераякта шуу спорты буенча Идел буе федераль округы беренчелегенең 2 нче этабы узды

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Анда Татарстан Республикасы җыелма командасы составында спорт мәктәбе тренеры Марат Җиһаншин, Асия Мадаминова, Айнур һәм Айназ Билалиевлар да чыгыш ясады. Ярышлар барышында безнең яшь тимераякта шуучылар бик яхшы күрсәткечләргә ирештеләр һәм Татарстан җыелма командасы составында иң яхшысы булдылар. Хәзер аларны Россия Беренчелегенең финал этабында ук тагын да җитди сынаулар көтә. Спортчыларга уңышлы чыгыш ясауларын телик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International