Хөрмәтле православияле христианнар! Сезне христианнарның изге бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм.
Бәйрәмгә каршы төндә суны, чистарыну һәм тормыш символын, изгеләндерү кабул ителгән. Бу көнне су тылсымлы үзлекләр җыя һәм ул авырудан дәвалый, тормышта яхшы һәм уңышлы вакыйгалар китерә ала, диләр.
Бу үзенчәлекле изге бәйрәм көнендә һәркемгә гармония, күңел тынычлыгы, тән сихәтлеге телисе килә. Дини йолалар вакытында кылган изге догалар кабуллардан булсын, илләргә иминлек, дөньяларга тынычлык, табыннарыбызга муллык, күңелләребезгә тынычлык иңсен.