15 гыйнварда Кама Тамагында бадминтон буенча республика ярышларының зона сайлап алу этабы узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Никита Алексеев, Григорий Вавилов, Полина Алексеева (барысы да Федоровское авылыннан), шулай ук Илмир Садыйков һәм Резедә Гарәфиева (икесе дә Борындык авылыннан) 30 гыйнварда Казан шәһәрендә узачак финал этабына чыктылар. Аларга уңышлы чыгыш ясауларын телик!