13 гыйнварда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Утырышта Комиссиянең 2020 елга эшенә анализ ясалды, аларның хокукларын яклау буенча комплекслы план һәм 2021 елга кичке рейдлар графигы расланды. Шулай ук балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү буенча профилактика һәм тәрбия эше буенча 2020 ел өчен хисаплар тыңланылды. РФ КоАП 11.1 ст.5 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә һәм балигъ булмаган балаларга карата җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карар каралды.
Профилактиканың барлык субъектларына балигъ булмаганнар һәм профилактик исәптә торучы гаиләләр белән алга таба эшләү буенча йөкләмәләр бирелде.