Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Матбугат көне уңаеннан журналистларны котлый

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

13 гыйнварда Россия  Матбугат көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан "Кайбыч таңнары”  район газетасы редакциясе коллективын һөнәри бәйрәмнәре – Россия  Матбугат көне белән котлыйм!  «Кайбыч таңнары» газетасы - кәгазьдә мәгълүмат таратучы гына түгел, ә район тормышын яктыртучы абруйлы чыганак. Район һәм республика тормышында барган вакыйгаларны, көндәлек хәбәрләрне оператив һәм объектив чагылдырып баруда, көнүзәк проблемаларны актуаль яктыртып, аның чишелешен эзләүдә, нәтиҗәлелеккә ирешүдә, киң җәмәгатьчелектә социаль-сәяси фикер формалаштыруда сезнең хезмәтегезне югары бәялим. Һәр сүзегезгә сак карашыгыз, җаваплылыгыгыз укучыларыгызга  карата хөрмәтегез сезнең һөнәри осталыгыгыз, шәхес буларак дөньяга карашыгыз турында да сөйли. Районыбыз эшчәнлеген өлгер, оператив яктыртуда, җитәкчелек һәм халык арасында ышанычлы элемтә булдыруда куйган иҗади хезмәтегез өчен рәхмәтем һәм хөрмәтем зур. Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International