Хөрмәтле район прокуратурасы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Район территориясендә законлылык һәм хокук тәртибен саклауга куйган хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Прокуратура һәрвакыт гражданнар теләсә нинди бәла-казалары һәм проблемалары белән мөрәҗәгать итә ала торган бердәнбер дәүләт органы булып тора. Прокуратура эше кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклауга, җинаятьчелек һәм коррупция белән көрәшкә, дәүләт хакимиятенең абруен күтәрүгә, имин тормыш шартларын тәэмин итүгә юнәлтелгән. Ышанычлы дусларыгызның ярдәме, хезмәттәшләрегезнең ышанычы, гаилә җылысы сезгә яңа казанышларга илһам бирсен. Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, олы бәхет, барлык билгеләнгән максатларга ирешүегезне һәм хезмәтегездә уңышлар телибез.
Кайбыч муниципаль районы Башлыгы А.И. Рәхмәтуллин