11 гыйнвардан Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен 24 фән буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы старт ала

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

11 гыйнвардан Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен 24 фән буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы старт ала.

Һәр фән буенча ярышлар Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә бер үк вакытта бердәм биремнәр буенча узачак, анда муниципаль этапта тиешле күләмдә балл җыйган 9-11 сыйныф укучылары, шулай ук 2019-2020 уку елының төбәк этабы җиңүчеләре һәм призерлары катнашачак.

11-14 гыйнварда Француз теле буенча олимпиада узачак, аннан соң финалда урын өчен әдәбият һәм рус теле белгечләре көч сынашачак. Региональ этапны 26 февральдә Италия, испан һәм кытай телләре буенча ярышларда катнашучылар төгәлли.

Региональ этап белән бер үк вакытта республика олимпиадаларының йомгаклау этаплары да узачак. Әлеге ярышларга 15 фән буенча Татарстан Республикасының 4-11 сыйныф укучылары чакырылган.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, олимпиадаларны үткәрүне оештыру COVID-19 таралу куркынычын саклау шартларында Роспотребнадзор тәкъдимнәрен үтәп узачак. Бу-мәҗбүри термометрия, кулларны антисептик эшкәртү, катнашучыларның социаль дистанцияне үтәп, зигзаг сыман утырту.

Мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары дипломнары Россия Федерациясенең югары уку йортларына керү өчен шактый ташламалар бирә – теләсә кайсы профильле вузга керү сынауларыннан башка керү хокукы.

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчесе яки призеры профильле булмаган юнәлеш буенча белем бирү программасын сайласа, югары уку йорты карары буенча аңа тиешле фән буенча бердәм дәүләт имтиханы өчен иң югары нәтиҗә санала. Әлеге ташлама дүрт ел дәвамында саклана.

Йомгаклау этабында җиңүчеләрнең һәм призерларның күбесе халыкара олимпиадаларда катнашу өчен Россия Федерациясе җыелма командалары составына керә.

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының региональ этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабында катнашучыларның барысына да уңышлы чыгыш ясауларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International