Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге 2021 елгы урта гомуми белем мәктәпләрен тәмамлаучыларны (11 сыйныф базасында) Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтына укырга керергә чакыра. Россия Эчке эшләр министрлыгында хезмәт стажы 20 ел тәшкил итә. Институтта уку вакыты-5 ел, ул хезмәт стажына исәпләнә.
Гаризалар кабул итү вакыты 2021 елның 1 апреленә кадәр билгеләнгән. Көндезге бүлеккә 25 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар кабул ителә. Көндезге уку вакытында курсантлар акчалата канәгатьләнү алалар һәм форма киемнәре белән тәэмин ителәләр, аларга уку чорында хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерү бирелә.
Барлык сораулар буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлегенең кадрлар хезмәтенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 12 йорт. Телефоннар: 2913 -29-26; +7 9376 22 82 55.