Кичә Кайбыч ягы музее ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында чыгарылган "Татарстан шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре" дип аталган өч томлык бүләк кабул итте. Китап Татарстан тарихы һәм Татарстан шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләре - 1124 кешенең язмышы турында сөйли. Китапның тиражы-1 мең , ул ике дәүләт телендә — рус һәм татар телләрендә язылган.