Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин актив укучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин актив укучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады
Кичә "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында Кайбыч муниципаль районы активистларының Чыршы бәйрәме узды. Чарада Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директорлары, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм укучылар-районыбызның активистлары катнашты. Район башлыгы Альберт Илгизәр улы укучыларны якынлашып килүче 2021 ел белән котлады һәм аларга укуларында уңышлар, сәламәтлек һәм яңа ачышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International