Хөрмәтле Альберт Илгизәр улы!
Сезне Яңа 2021 ел белән котлыйм!
Узып баручы ел янәшәбездә шәфкәтьле һәм юмарт, республикабызга иң кыю ниятләрне тормышка ашырырга этәргеч бирердәй көчле рухлы кешеләрнең ни дәрәҗәдә күп булуын тагын бер кат дәлилләде.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына яңа матур өметләр белән аяк басканда мин һәммәбезгә нык сәләмәтлек, бәхет һәм иминлек, Татарстаныбыз мәнфәгатьләрендә барлык уй-планнарыбызны уңышлы гамәлгә ашыру өчен куңел күтәренкелеге һәм иҗади көч телим.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов