Эшлекле киңәшмәдә

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

   Бүген Кайбыч муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
          Киңәшмәдә узган 2 атнага йомгак ясалды, Кайбыч районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы урынбасары Гомәр Минһаҗев, Кайбыч үзәк район хастаханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллина, район мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин докладларын тыңладылар.

Киңәшмә кысаларында Кайбыч муниципаль районында биналарны һәм якын-тирә территорияләрне иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсына йомгак ясалды.

Киңәшмә ахырында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, барлык хезмәттәшләренә нәтиҗәле уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International