Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рамилә Аблязова Тәтеш муниципаль районында татар телен үстерү һәм саклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссиянең күчмә утырышында катнаштылар.
Рамилә Аблязова мәдәни чаралар аша татар телен саклау турында доклад белән чыгыш ясады.