Бүген Галия Кайбицкая музеенда Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды

2020 елның 26 декабре, шимбә

Бүген Галия Кайбицкая музеенда тантаналы рәвештә " Мин-Россия гражданины! Мин-Татарстан баласы!» паспортлар тапшыру булып узды.
Тантаналы чарада Кайбыч районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, миграция хезмәте начальнигы Илфир Яруллин, Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина катнашты.
Районның төрле почмакларыннан барлыгы 19 егет һәм кыз Россия Федерациясе гражданины паспорты алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International