24 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль район вәкилләренә яңа мәктәп автобусларыннан ачкыч тапшырды.
Чарада Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты. Президент кулыннан ул мәктәп укучылары өчен автобус ачкычы алды. Чара ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды.