26 декабрь көнне Кайбыч районы территориаль сайлау комиссиясенең беренче оештыру утырышы булып узды

2020 елның 26 декабре, шимбә

26 декабрьдә Кайбыч районы территориаль сайлау комиссиясенең Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе карары белән оешкан беренче оештыру утырышы булды. Комиссия рәисе итеп ТР Үзәк сайлау комиссиясе карары белән Заһидуллина Эльвира Хасбатулла кызы билгеләнде. Беренче киңәшмәдә яшерен тавыш бирү юлы белән комиссия рәисе урынбасары һәм секретаре сайланды. Комиссия рәисе урынбасары итеп биш еллык срокка Галиуллин Ильяс Таһир улы, секретаре итеп Камалеева Эльвира Рафис кызы сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International