"Гаилә hәм мәктәп" журналы Казан федераль университеты белән берлектә үткәргән "Туган тел" олимпиадасында, 8 нче сыйныф укучысы Мәрьям Әдиятуллина җиңү яулады. Бүген ул, җитәкчесе Илсинә Илгиз кызы белән берлектә, җиңучеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.