Олы Кайбычта үзәк чыршыны ачу тантанасы булды

2020 елның 26 декабре, шимбә

Кичә Олы Кайбыч авылының ял паркында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында Үзәк Чыршыны ачу тантанасы булды.

Чыршыны ачу традиция буенча авыл җирлекләреннән Кыш Бабай һәм Кар Кызлары парады белән башланып китте, алар тантаналы рәвештә район мәдәният йорты бинасыннан үзәк чыршыга кадәр узды, театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Аннары район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Бәйрәм районның иҗат коллективлары концерт программасы белән дәвам итте, ә кичке күкне бәйрәм салюты залплары бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International