«Кайбыч таңнары» редакциясе ел хәйриячесе исеменә лаек булды

2013 елның 26 марты, сишәмбе
Безнең республикада алтынчы елын үткәрелүче бу бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел арта бара.

– Хәйриячелектә “аз”, “күп” дигән төшенчәләр юк, һәркем кулыннан кил­гәнчә ярдәм итәргә тырыша. Без моны югары бәялибез. Башкалар турында кайгыртып, рухи яктан байыйбыз гына, – диде ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Эре һәм урта предприятие­ләр” номинациясендә җи­ңүчеләрне котлаганда.

Ул барлык хәйриячеләргә дә чын күңелдән тирән рәхмәтен белдерде. Бу елларда республиканың хәйриячелек фондларына төрле юнәлешләр буенча 17 миллиард сумнан артык акча керһен дә билгеләп узды. 2012 ел нәтиҗәләре буенча гына да эре һәм урта пред­прия­тиеләр хәйриячелеккә 4 миллиард сумнан артык акча күчергән.

Җиңүчеләрне “Кече пред­приятие бизнесы”, “Шәхси эшмәкәрләр”, “Коммерцияле булмаган оешмалар”, “Физик затлар”, “Хәйрия фондлары”, “Массакүләм мәгълүмат чаралары”, “Күпьеллык партнерлык өчен” номинацияләрендә билгеләделәр. Күпбалалы гаиләләргә “Зур гаилә” проекты кысаларында яңа машиналар ачкычлары тапшырылды, әни­ләр­гә “Мелита” җаваплылыгы чикле җәмгыять затлы тун­нар бүләк итте. “Ел хәй­риячесе” бәйгесенә Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм хәйриячеләр, хәйрия ярдәме алучылар чакырылган иде. “2012 ел хәйриячесе” исеменә “Гөбенә”агрофирмасы (директоры Юрий Осипов), “Заволжье” агрофирмасы (директоры Айрат Фатыйхов), Багайдан дүрт баланы үз тәрбиясенә алган Хәмдия һәм Равил Бикчәнтәевлар, “Татмедиа” ААҖенең “Кайбыч таңнары” газетасы редакциясе лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International