19 декабрь көнне йөзү һәм өстәл теннисы буенча чираттагы ярышлар узды.

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

19 декабрь көнне йөзү һәм өстәл теннисы буенча чираттагы ярышлар узды. 11 нче сыйныф укучылары арасында өстәл теннисы буенча ярышларда 13 гомуми белем бирү мәктәбеннән 16 команда катнашты. Федоровски урта мәктәбеннән ике команда килде, алар нәтиҗәдә беренче һәм өченче урыннарны яуладылар. Кискен көрәштә икенче урынны Бәрлебаш төп мәктәбе теннисчылары яулады. Йөзү буенча ярышлар шулай ук гомуми белем бирү мәктәпләренең  укучылары арасында биш яшь категориясендә үтте: 6-8 яшь, 9-10 яшь, 11-12 яшь, 13-15 яшь, 16-17 яшь. Олы Кайбыч урта мәктәбе командасы җиңде, икенче урында - Мәлки мәктәбе, өченче урында - Иске Тәрбит мәктәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International