Бүген район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, "Ак Барс Холдинг компаниясе" АҖ генераль директорының агросәнәгать комплексы буенча урынбасары Камил Галиев, "Ак Барс Кайбыч" ҖЧҖ филиалларының барлык җитәкчеләре һәм хезмәт алдынгылары катнашты.