Хөрмәтле Кайбыч районы Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре!
Россия Федерациясе Пенсия фонды оешу көне белән ихлас күңелдән котлауларымны кабул итегез!
РФ Пенсия фонды 30 ел элек төзелгән. Бүген Фонд халыкны социаль тәэмин итү өлкәсендә хезмәт күрсәтүче иң зур дәүләт структурасы булып тора.
Әйдәп баручы социаль учреждениебезнең озак еллар нәтиҗәле эшчәнлеген, аның хезмәткәрләренең югары профессиональ хезмәтен уңай бәялим. Сез кешеләр өчен ин кирәкле әшләрне башкарасыз, пенсияләрне, социаль пособиеләрне билгеләү һәм түләүне төгәл тәэмин итәсез. Сезгә халыкның иң хөрмәтле өлеше - өлкән буын язмышлары ышанып тапшырылды, бу сезгә аерым җаваплылык йөкли.
Бу истәлекле көндә Сезгә нык сәламәтлек, зур бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек, шулай ук Кайбыч районы пенсионерлары файдасына һөнәри эшчәнлегегездә яңа уңышлар телим.