2020 елның 17 декабрендә хакимиятнең актлар залында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы 20 утырышы узды

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Утырышта РФ КоАП 5.35 ст. 1 өлеше буенча административ беркетмәләр һәм муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының үтенечнамәләре каралды, 2 гаилә ведомствоара учетка куелды. Шулай ук яшүсмерләр арасында иртә җинаятьчелекне кисәтү буенча профилактика субъектлары һәм суд приставлары – башкаручылары белән алиментлар түләтү турындагы суд карарлары мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында мәгълүматлар тыңланды. ТР Кайбыч муниципаль районының барлык торак пунктларын да колачлап, кышкы каникуллар вакытында ведомствоара рейдлар графигы расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International