Кайбыч муниципаль район Советының 5 нче утырышы узды

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин рәислегендә Кайбыч муниципаль район Советының 5 нче утырышы узды. Утырышта Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, бүлек башлыклары, район прокуроры урынбасары, район газетасы вәкилләре, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.

Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Кайбыч муниципаль районының 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында;

2. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Советының «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы бюджеты турында " 2009 елның 11 декабрендәге 200 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында»;

3. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында;

4. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Советы каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International