Аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров каршы алды. Кунаклар “Заволжье”, “Алтын кырлар”, “Гөбенә” агрофирмаларының терлекчелек тармакларында малларны кышлату барышы белән танышты, Чүти авылында Рафаэль Щукинның гаилә фермасында булдылар. Министр кайбычлыларның терлекчелек тармагындагы хезмәтенә уңай бәя бирде, алдагы эшләрендә уңышлар теләде.