Инвалидлар декадасы кысаларында

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Матвеева Анна Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе штабы әгъзасы, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге буенча волонтер һәм китапханәче Шупшина Ольга инвалидлар декадасы кысаларында Балачак инвалидлары Кривов Виктор, Герасимов Денис, Петрова Радиона, Ипатьев Владимир, Казакова Вероникада булдылар. Өч бала республиканың коррекция мәктәпләренә йөри. Әңгәмә вакытында ата-аналар мәктәп укытучыларына балалар тиз җайлашып, яшьтәшләре белән яхшы аралашулары, балаларның яхшы якка үсеше сизелә башлавы өчен рәхмәт белдерделәр.

Волонтерлар һәр кешегә азык-төлек җыелмалары бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International