Билгесез солдат көне алдыннан Кайбыч ягы музеенда "Алар Ватан өчен көрәштеләр" дигән комплекслы чара узды

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Билгесез солдат көне һәм Ватан Геройлары көне уңаеннан Кайбыч районы музеенда Олы Кайбыч урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары өчен "Алар Ватан өчен көрәштеләр" дип исемләнгән комплекслы чара узды. Безнең чарада балалар Бөек Ватан сугышында җиңүнең нинди көч белән ирешүен, күпме кеше гомерен алып китүен белделәр. Балалар Бөек Ватан сугышына багышланган музей экспозициясендә булдылар, анда сүз Советлар Союзы Геройлары - якташларыбыз, сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре турында барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International