Өченче декабрь - бөтен дөнья өчен үзенчәлекле көн. Бүген без язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләргә ихтирам белдерәбез. Сезгә ныклыгыгыз, безгә биргән үрнәгегез өчен зур рәхмәт. Бу кешеләр үзләрен читләтелгән итеп хис итмәсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләү - безнең һәрберебезнең бурычы. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырткан, аларга үсәргә, белемле, кирәкле, иртәгәге көнгә ышаныч белән карап яшәргә ярдәм иткән һәркемгә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм. Үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, азга гына булса да, бу батыр йөрәкле затларыбызның тормыштагы авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк!
Чын күңелемнән барлык мохтаҗларга, инвалидларга һәм аларның проблемаларына битараф булмаганнарга бәхет, иминлек, үз көчләренә ышаныч һәм барлык уй-ниятләренең тормышка ашуын телим!
Ихтирам белән, Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы.