29 ноябрь көнне Кече Мәми төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2020 елгы Географик диктант булып узды. Диктант Рус география җәмгыяте тарафыннан 2015 елдан башлап үткәрелә. Бүген чара Халыкара дип санала. Шунысы игътибарга лаек, 2017 елдан башлап диктант язу өчен мәйданчыклар башка илләрдә дә булдырыла.