Кадерле әниләр!
Сезне чын күңелдән иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне белән котлыйм! Бу бәйрәм күңел җылысы белән тулы, чөнки илебезнең барлык балалары дөньядагы иң кадерле кешеләрен - әниләрен котлый! Балаларга гомер бирү һәм аларны бөтен мәхәббәтен, барлык сәламәтлеген, көчен һәм күңелен биреп, чын кешеләр итеп тәрбияләү - һәр хатын-кыз өчен изге һәм игелекле хезмәт.
Бу дөньяда тормыш биргән һәм бөтен яхшылыкны, яктылыкны бүләк иткән әнидән дә якынрак һәм газизрәк кеше юк. Әниләр дөньядагы иң гүзәл һәм изге нәрсәләрне - назлылыкны, мәхәббәтне, яктылыкны һәм туган йорт җылысын гәүдәләндерә. Ана мәхәббәте чиксез һәм бернәрсәгә дә алыштыргысыз. Ул безне көчлерәк итә, үз-үзебезгә ышанычыбызны арттыра, барлык авырлыкларны җиңәргә булыша. Язмыш безне нинди генә юллардан алып китмәсен, алдыбызга нинди генә авырлыклар һәм сынаулар куймасын, һәркем аны дөньяда иң кадерле кеше - әни көтеп торуын һәм яратуын белә.
Әниләребез безгә бу гүзәл һәм гаҗәеп дөньяны күрергә ярдәм итә, тормышның чын кыйммәтләрен искә төшерә, балаларын игелекле, ышанычлы һәм тәртипле итеп үстерергә тырыша. Әниләребез һәрчак янәшәдә, безнең уңышларыбызга чын күңелдән шатланалар һәм уңышсызлыкларыбызга үзебездән дә ныграк борчылалар.
Кадерле әниләр! Рәхмәт, мәхәббәт һәм хөрмәт сүзләрен кабул итегез! Сезгә ана бәхете, нык сәламәтлек, иминлек һәм барлык теләкләрегезнең тормышка ашуын телим. Сезнең фидакарьлегегез, түземлегегез, хезмәтегез балаларыгызның һәм бөтен җәмгыятьнең хөрмәте һәм ихтирамы булып әйләнеп кайтсын. Аналар беркайчан да кайгы- хәсрәт күрмәсен! Һәр йортка тынычлык һәм иминлек телим!