Татарстан Росреестры: чикләү чаралары гамәлдә булган шартларда дәүләт мәгълүмат фондыннан мәгълүматны ничек алырга

2020 елның 27 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир төзелеше нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларны дәүләт фондыннан документлар бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтә. Барыннан да ешрак җирләрне инвентаризацияләү материаллары һәм 2009 елга кадәр әзерләнгән җир кишәрлекләренә җир төзелеше эшләре сорала (2009 елдан җир кишәрлекләре чикләрен билгеләү өчен законнар үзгәрүе сәбәпле, ызанлау планнары әзерләнә). Көн саен Идарә тарафыннан әлеге хезмәт күрсәтү турында кызыксынган затларның йөздән артык гаризасы карала.

Татарстанда әлеге хезмәт җир участогы урнашкан урында күрсәтелә, ягъни моның өчен тиешле территориаль бүлеккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Казанда, мәсәлән, дәүләт мәгълүмат фондыннан мәгълүматны Авангардная ур., 74, подъезд 7 адресы буенча, яки почта аша, шул исәптән электрон адрес буенча шәхси мөрәҗәгать иткәндә алырга мөмкин GFDZ_RT16@rosreestr.org моннан тыш, Казанда әлеге хезмәт экстрориториаль принцип буенча да күрсәтелә, ягъни республиканың теләсә кайсы районында урнашкан җир кишәрлеге буенча мәгълүмат соратып алырга мөмкин.

Мөһим!!! Бүгенге көндә республикада коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатыннан Махсус санитар-эпидемиологик режим кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гариза бирүчеләргә почта аша, шул исәптән электрон почта аша, шулай ук Казан шәһәре, Авангард урамы, 74нче йорт , 7нче подъезд адресы буенча һәм тиешле территориаль бүлектә урнаштырылган корреспонденция өчен махсус бокс аша гаризалар бирүгә өстенлек бирергә тәкъдим итә. Алга таба аны караганда әзерләнгән документ кызыксынган затка белдерү кәгазе белән заказлы хат җибәреләчәк.

Дәүләт хезмәте күрсәтү регламенты нигезендә, шәхси мөрәҗәгатьтә гариза Идарә тарафыннан 3 эш көне эчендә, почта аша мөрәҗәгать иткән очракта - 15 көн эчендә, гариза алынган көннән соң карала. Шул ук вакытта җир төзелеше турындагы мәгълүматлар фонды материаллары барлык кызыксынучы затларга бушлай бирелә.

Җир төзелеше турындагы мәгълүматларны дәүләт фонды документларын файдалануга тапшыру турында өстәмә мәгълүмат белән Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе сайтында танышырга мөмкин www.rosreestr.tatarstan.ru (эшчәнлек > кадастр исәбе > җир төзелеше һәм дәүләт мониторингы > "җир төзелеше үткәрү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматларның дәүләт фондыннан алынуы"өстәмә битендә).

Сораулар туганда 255-24-55, 255-24-08 (доб.) телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин1820, 1506).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International