Кичә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев М12 - тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше буенча Казан филиалы директоры Рогов Николай Васильевич һәм "СК "АВТОДОР" ҖЧҖ генераль директоры Шәйдуллин Рамил Фуат улы белән очрашты. Очрашуда Кайбыч районы территориясе буенча яңа трасса узуны, аның үзенчәлекләрен һәм проблемаларын килештерү мәсьәләсе каралды. Автоюл проектын тизләтелгән тәмамлау һәм тиз арада төзелә башлау кирәклеге турында әйтелде.