Районның "Ак калфак" җәмгыять җитәкчесе Җәмилә Сәгыева "Бүләк бирәм" акциясе кысаларында музейга алып килгән тәсбих (дисбе) бездә яңа ачылган татар йорты экспозициясендә лаеклы урынын алды. Әлеге дисбе Җәмилә апаның каенанасына үзенең каенанасыннан мирас булып күчкән. Дисбе гади хөрмә төшләреннән 99 төймәне җепкә төзеп ясалган, Алланы зурлап, мактап һәм аңа шөкер кылып әйтелә торган сүзләрне санап әйтер өчен кулланыла. Һәр 33 төймәдән соң бер тәсбих сүзеннән икенчесенә күчүне белдерү өчен куелган зур төймә - Тәсбих анасы, тәсбихның эре төймәләр тезеп һәм чуклап ясалган башы Тәсбих мулласы дип атала.
Дистә еллар дәвамында намаздан соң әлеге тәсбих төймәләрен берәм-берәм тарткан ак яулыклы әби-апаларыбызның дога-теләкләре, һичшиксез, кабул булгандыр.